Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәлә районының Югары Тәкермән мәктәбенә бер миллион сумлык компьютер классы кайтты
Мәктәп быел техник җиһазлар белән яңартылды.
(Минзәлә, 20 ноябрь, «Татар-информ», «Минзәлә-информ», Дилфас Галиев). Быел Минзәлә районының Югары Тәкермән авылының гомуми белем бирү мәктәбе капиталь төзекләндерелде.
Капиталь ремонттан соң мәктәпне ачу тантанасында Татарстан Республикасының 6 нчы чакырылыш депутаты Азат Хамаев та катнашты.
Ачу тантанасында Азат Хамаев мәктәпкә компьютер классы бүләк итәргә вәгъдә биргән иде. Узган атнада бер миллион сумлык компьютер классы кайтты. Классны җиһазлагач, бүген Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев район башлыгы Айдар Сәлахов белән үз бүләген карарга мәктәпкә килде. Мәктәп коллективы аны зурлап каршы алды, әдәби-музыкаль композиция күрсәтте. Рәхмәт йөзеннән бүләкләр тапшырды, диелә хәбәрдә.
«Әлеге компьютерларның балаларны, цифрлаштыру заманында, белемнәрен тагын да арттыру өчен файдаланачагына ышанам», — диде Азат Хамаев.
Мәктәп быел техник җиһазлар белән нык коралланды: грант отып 5 берәмлек принтер, 1 интерактив такта, өстәл отты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз