news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Минзәлә районының өч авылында Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган һәйкәлләр ачылды
Авылларда ачылган һәйкәлләрнең һәркайсында авыл кешеләре – Бөек Ватан сугышы ветераннарының исемнәре күрсәтелгән
Скопировать ссылку
(Казан, 13 май, “Татар-информ”). Минзәлә районының Әтрәкле, Яңа Мазин һәм Рус Караны авылларында һәйкәлләр ачылды. Район башлыгы әлеге авылларның һәркайсында булып, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашты.
Авылларда ачылган һәйкәлләрнең һәркайсында авыл кешеләре – Бөек Ватан сугышы ветераннарының исемнәре күрсәтелгән. Яу кырында ятып калган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Әтрәкле авылында һәйкәл элек тә булган, хәзер исә анда Әтрәкле һәм Чупай авылы сугыш ветераннарының исемнәрен укырга мөмкин. Рус Караны авылында ачылган һәйкәлдә Рус Караны һәм Чулпан авылы Бөек Ватан сугышы ветераннарының исемнәре күрсәтелгән. Яңа Мазин авылында һәйкәл элек тә булган, хәзер ул яңа урынга – мәктәп янына күчерелгән.
Һәр авылда узган һәйкәл ачылу тантанасында район башлыгы, ветераннар, мәктәп укучылары һәм бәйрәмгә килгән кунаклар котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Һәйкәлләр һәм истәлекле аллеяларга чәчәкләр салдылар.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot