news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә районының бер авылында 11 миллион сумга ремонтланган мәдәният йорты ачылды

Бу мәдәният йортын төзекләндерүгә республика бюдҗетыннан 6 миллион 800 мең сум, җирле бюджеттан 4 миллион 700 мең сум күләмендә акча бирелде.

(Минзәлә, 24 ноябрь, "Татар-информ", "Минзәлә", Дильфас Галиев). Бүген Дәвек авылы мәдәният йорты ремонтына 11 миллион сумнан артык акча сарыф ителгән. Ул дәүләт программасы нигезендә ремонтланган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Биредәге мәдәният учагы бинасына авыл китапханәсе, балаларга көрәш белән шөгыльләнү өчен спортзал, балалар мәйданчыгы һәм музей урнашкан. Бу авылда мәдәният йорты 4 ай дигәндә яңартылды.

Авыл халкының чиксез шатлыгын уртаклашырга район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев, район җитәкчеләре килде. Әлеге тантанага Дәвек авылыннан чыккан абыйлы-әнеле эшмәкәр Хамис һәм Хәниф Махияновлар һәм күп санлы кунаклар да кайткан иде.

Мәдәният йортын ачу тантанасында авылның “Ык буйлары” фольклор ансамбле чыгыш ясады. Алар чыгышыннан соң тамашачылар Руслан Кираметдинов һәм Ильмира Нәгыймова концертын карадылар.

Бу мәдәният йортын төзекләндерүгә республика бюдҗетыннан 6 миллион 800 мең сум, җирле бюджеттан 4 миллион 700 мең сум күләмендә акча бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100