news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә районындагы юл һәлакәтендә «Лада» пассажирлары зыян күргән

М7 трассасының 1106нчы чакрымында «Лада Гранта» һәм «Кио Рио» автомобильләре бәрелешкән.

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Минзәлә районындагы юл һәлакәтендә «Лада» пассажирлары зыян күргән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән

Кичә М7 трассасының 1106нчы чакрымында «Лада Гранта» һәм «Кио Рио» автомобильләре бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, Россия автомобиленең 19 һәм 21 яшьлек пассажирлары төрле тән җәрәхәтләре алган. Шул ук машинада утырып барган дүрт яшьлек малай зыян күрмәгән.

Юл һәлакәте булган урында 122нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре, табиблар һәм хокук сакчылары эшләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot