news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә районындагы юл һәлакәтендә ике хатын-кыз вафат

Фаҗига бүген иртән сәгать 7дә М7 трассасының 1087 км ында булган.

(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”). Минзәлә районындагы М7 трассасында “Лада Калина” машинасы “МАН” йөк машинасы белән бәрелешү сәбәпле, Байсар авылында яшәгән 42 яшьлек машинаны йөртүче хатын-кыз һәм Актаныш районы Чишмәбаш авылында яшәгән 45 яшьлек пассажир вафат булган, дип хәбәр итә вакыйганың шаһитләре социаль челтәрдә.

Бүген иртәнге сәгать 7дә М7 трассасының 1087 км ында “Лада Калина” һәм “МАН” йөк машинасы бәрелешкән. Шаһитләр хәбәр итүенчә “Лада Калина” машинасын йөртүче машина белән идарәне югалткан һәм йөк машинасына килеп бәрелгән. Җиңел автомобиль эчендә булган ике хатын-кыз вафат булган. Җимерек машинадан хатын-кызларның гәүдәләрен 122 номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре  махсус җиһаз белән чыгарган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100