news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә районындагы Ык елгасында булган коткару операциясенең фотолары барлыкка килде

Ир белән хатынны көчле дулкын резин көймәдә камышларга алып китә, үзләре генә ярга чыга алмый.

(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Минзәлә районындагы Ык елгасында булган коткару операциясенең фотолары барлыкка килде, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш Идарәсе матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез: элегрәк “Татар-информ” Минзәлә районында коткаручылар бер гаилә парына Ык ярына чыгарга булышуы турында язып чыкты.

Резин көймәдә утырган ирле-хатынлы парны Гөлек авылыннан ерак булмаган камышларга алып китә. Көчле дулкын сәбәпле, алар үзләре ярга барып җитә алмый.


Урынга килгән Яр Чаллы коткаручылары 30 яшьлек ир-атны һәм 31 яшьлек хатын-кызны ярга чыгара. Алар медицина ярдәменә мохтаҗ булмый.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100