news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә районында яшәүче ветеранны 95 яшьлек юбилее белән котладылар

Ветеранга Россия Президентының котлау открыткасы, район башлыгы һәм җирлек исеменнән бүләкләр тапшырылды.

(Минзәлә, 2 гыйнвар, «Татар-информ», «Минзәлә»). Минзәлә районы Аю авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсәнҗан Гатауллинны 95 яшьлек юбилее белән котладылар. Бу хакта район газетасы яза.

«Хәсәнҗан Гатауллин — безнең өчен легендар шәхес. 17 яшендә фронтка китеп, Кара диңгез флотында сугыша. Озак еллар буе авылыбыз мәктәбендә директор булып эшләде», — диде Аю авылы җирлеге башлыгы Айрат Галимов.

Ветеранны котларга шулай ук Аю авылы мәктәбе директор Фәнзир Фәррахов та килгән иде.

Ветеранга РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы, район башлыгы Айдар Салахов һәм җирлек исеменнән бүләк тапшырылды.

Хәсәнҗан Гатауллин 1926 елның 1 гыйнварында туа. 1941 елда Минзәлә педагогика училищесын тәмамлап, Урыс авылы мәктәбенә укытучы һәм директор итеп җибәрелә. 1943 елда хәрби хезмәткә алына. 1954 елда кайткач, Аю, аннары Бикбау, Куян авылы мәктәпләрендә эшли. 1970-1987 елларда Аю авылы мәктәбендә тарих укытучысы һәм директор булып эшли.

Хәсәнҗан Гатауллинны шулай ук Яңа ел алдыннан «Яңа ел белән, ветеран!» акциясе кысаларында да котладылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot