news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә районында яңа балалар бакчасы төзелә

Бакчаның алтактасын ясау, төзекләндерү мәсьәләләре турында да сүз барды.

(Минзәлә, 29 апрель, "Татар-информ", "Минзәлә" ). Минзәлә шәһәренең Яшьләр урамында төзелә торган яңа балалар бакчасында эш кайный. Төзелешнең подрядчысы – Николай Степанов җитәкчелегендәге “Лига” оешмасы. Бу турыда җирле басма хәбәр ителә.

Төзүчеләр бинаның тышкы ягын тышлау, түбә ябу буенча югары темпта эшлиләр. Шулай ук бик четерекле һәм авыр эшләрнең берсе – канализация трассасын сузуга бәйле җир эшләре тулы куәтенә бара.

Районның социаль объектларында төзелеш һәм капремонт эшләренең барышы белән танышу вакытында район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев төзелеш буенча җаваплы җитәкчеләр белән әлеге объектта да булды. Эшләрнең график буенча барылуын билгеләп үтте.

Бакчаның алтактасын ясау, төзекләндерү мәсьәләләре турында да сүз барды.

news_right_1
news_right_2
news_bot