news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Минзәлә районында туган якны өйрәнү музее ачылды

^Минзәлә районында туган якны өйрәнү музее ачылды

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Рәис Габдулла). Татарстанның Минзәлә районы Кадрәк авылында туган якны өйрәнү музее ачылды. Кадрәк авыл җирлеге советы бинасында урнашкан әлеге музейны ачу тантанасында Минзәлә муниципаль районы башлыгы Георгий Куприянов, районның күп кенә оешма-предприятие вәкилләре катнашты.

«Минзәлә» район газетасыннан хәбәр итүләренчә, музейны оештыру башлангычы белән Кадрәк урта мәктәбенең тарих, җәмгыять һәм хокук белеме мөгаллимнәре Рәмзия Авзалова белән Зәки Авзалов чыккан. Музейның экспозициясе гаять бай. Биредә 870 – төп, 370 ярдәмче экспонат исәпләнә. Археологик казу эшләре вакытында табылган, күмәк хуҗалык, авыл, мәктәп тарихына караган экспонатлар, биредә туып үскән Советлар Союзы Каһарманы Фәхри Галиевның шәхси әйберләре аеруча зур кызыксыну уята.

Музей белән танышып чыкканнан соң Георгий Куприянов үзенең тәэсирләре белән уртаклашты, музейны оештыруда башлап йөрүчеләргә ихлас рәхмәтләрен җиткерде һәм ике келәм бүләк итте. Тантанада катнашучылар музейны оештыручылар тарафыннан ифрат зур һәм файдалы эш башкарылуын, әлеге музейның үсеп килүче буынны Ватанны ярату рухында тәрбияләүдә мөһим чара булачагын билгеләп үттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot