news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә районында коткаручылар Ык елгасында калган Чаллы кешеләрен ярга чыгарган

Көчле дулкын резин көймәдә утырган ирле-хатынлы парны Гөлек авылыннан ерак булмаган камышларга алып китә.

(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Минзәлә районында коткаручылар бер гаилә парына Ык елгасы ярларына чыгарга булыша. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш Идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген иртән 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына резин көймәдә утырган ир белән хатынның көчле дулкыннар сәбәпле яр буена чыга алмаулары турында хәбәр килеп ирешә. Дулкын аларны Гөлек авылыннан ерак булмаган камышларга алып китә.

Урынга килгән Яр Чаллы коткаручылары 30 яшьлек ир-атны һәм 31 яшьлек хатын-кызны ярга чыгара. Алар медицина ярдәменә мохтаҗ булмый.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100