news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә районында көзге чәчү 2600 гектарда башкарылган

Көзге культуралар өчен җир әзерләү дәвам итә, бу эш 13 мең гектарда башкарылган.

(Минзәлә, 22 август, "Татар-информ", "Минзәлә"). Минзәлә районы хуҗалыкларында 2600 гектар көзге культуралар чәчелде, шуның бер мең гектары арыш, калганы көзге бодай, дип яза җирле басма.

Көзге культуралар өчен җир әзерләү дәвам итә, бу эш 13 мең гектарда башкарылган. Киләсе ел уңышы өчен 10700гектар җир эшкәртелеп, шуның 4700 гектары тирәнтен эшкәртелгән.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot