Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минзәлә районында ике бала һәм ир-ат янып үлгән
Воровский исемендәге совхозда шәхси йорт янган.
(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Минзәлә районында өч кеше янып үлгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Воровский исемендәге совхозда шәхси йорт янган. 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына Минзәлә районында янгын чыгуы турындагы хәбәр бүген 7.12 сәгатьтә килә. 122нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре килгәндә, йорт дөрләп яна, түшәме җимерелеп төшкән була инде.
Йортның эченә үтү мөмкин булмаганлыктан, утны тәрәзәләр аша сүндерергә туры килә. «Кызыл әтәч»не ярты сәгать эчендә «авызлыклыйлар».
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кисәүләрне аралаган вакытта өч кешенең мәетенә тап була. Аларның икесе – 5 һәм 15 яшьлек малайлар, берсе — 32 яшьлек ир-ат.
Урында Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре, Федераль янгынга каршы хезмәтнең суд-эксперт учреждениесе экспертлары эшли. Янгынның беренчел сәбәбе – электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз