news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә районында дүрт яшьлек баланы эт талап имгәткән

Малай гаиләсе белән бирегә кунакка кайткан булган.

(Казан, 2 август, «Татар-информ», Валерия Белова). Татарстанның Минзәлә районындагы бер авылга Казаннан кунакка кайткан дүрт яшьлек малайны эт талап имгәткән. Хәзер бала Республика балалар клиник хастаханәсендә ята. Бу турыдагы мәгълүматны республика хастаханәсенең матбугат хезмәтендә расладылар.

«18 июльдә Чаллының Кама балалар медицина үзәгенә китергәннәр. 20 июльдә аны Республика балалар клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлегенә күчергәннәр. Соңрак малайны теш казнасы-бит хирургиясе бүлекчәсенә күчерделәр. Операция Республика балалар клиник хастаханәсенә килгәнче ясалган иде», - дип сөйләделәр Республика балалар клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә.

Хәзер табиблар баланың хәлен тотрыклы дип бәяли. Ул организны гомумныгыту процедуралары ала.

Бала эт һөҗүм итү аркасында төрле җәрәхәтләр алган, иң авыры – эт баланың битеннән тире кисәген тешләп алган. Табиблар тире кисәген тегеп куя алган. Бу атнада малайны өенә чыгарырга планлаштыралар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100