^Минзәлә районында буада мотоциклчы батып үлгән
^Минзәлә районында буада мотоциклчы батып үлгән
(Казан, 30 июнь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Бүген Минзәлә районында буада мотоциклчы батып үлгән. Бәхетсез очрак 7.30 сәгатьтә Югары Тәкермән авылында булган. 59 яшьлек ир-ат "ИЖ-Юпитер" мотоциклында югары тизлектә бару сәбәпле идарәне югалткан һәм буага төшеп китеп батып үлгән. Ул "Тәкермән" ҖЧҖ каравылчы булып эшләгән.