news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә районында бөртеклеләрне 13 процент кына чәчәсе калган

Район башлыгы Айдар Салахов җитәкчелегендә бер төркем белгечләр атналык план нигезендә район кырларын, фермаларын,җәйләләүләрен карап чыкты.

Минзәлә районында бөртеклеләрне 13 процент кына чәчәсе калган
menzela.ru/news/ken-temasyi/barysy-13-protsent-chchse-kaldy

(Минзәлә, 15 май, "Татар-информ", "Минзәлә", Дильфас Галиев). Минзәлә районы хуҗалыкларында сабан бодае 12982 гектарда җир куенына иңдерелде, бу планлаштырылганның 83,2 проценты дигән сүз. Барысы 13 процент чәчәсе калган. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.

Барысы 30425 гектар сабан культуралары чәчелде, бу планга карата 87,6 процент башкарылган. Техник культуралардан рапс 1800 гектарда чәчелде. Шулай ук берьеллык үләннәр 300 гектарда җир куенына иңдерелде. Сидераль пар өчен 1000 гектарга якын горчица чәчелде.

“Әнәк” агрофирмасы 531 гектар шикәр чөгендере чәчеп, планны 136,9 процентка үтәде. “Туган як” агрофирмасы игенчеләре 923 гектарда көнбагыш чәчтеләр, бу планга карата 100 процент тәшкил итә.

“Мензелинские зори” агрофирмасы хезмәтчәннәре 4501 гектар шикәр чөгендере чәчеп куйдылар, бу агрофирма игенчеләре арпа чәчүне дә төгәлләделәр. “Заиковский” хуҗалыгы игенчеләре дә иртә сабан культуралары чәчүне 101 процентк5а башкарып чыктылар. “Дәүләтов” КФХсы 80 гектарга якын яшелчәләр чәчте, 70 гектардан артык бәрәңге утыртты.

Районның “Мензелинские зори” агрофирмасы һәм “Калморза” хуҗалыгы басуларны корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртә башладылар. Барысы үсемлекләр тишелеп чыкканчы - 5200, тишелеп чыккач 2600 гектарда тырмаланды. Район кырларында алты дистәгә якын агрегат эшли.

Район башлыгы Айдар Салахов җитәкчелегендә бер төркем белгечләр атналык план нигезендә район кырларын, фермаларын,җәйләләүләрен карап чыкты. Алар кырларда уҗымнарның торышын карадылар, мөгезле эре терлекләрне ашату, карау, тәрбияләү технологиясен контрольдә тоттылар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100