news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә районында алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр

“Кыр батырлары”ның күбесе 200 тоннадан артык ашлык суктырган.

Минзәлә районында алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр
agro.tatarstan.ru

(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). Бу атнада Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов кырларда эшләүче 29 комбайнчыга премия бирде. Акчалата бүләкләрне барлык агрофирмаларның комбайнчылары да алды. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Алар арасында “Калморза” хуҗалыгы кырларында эшләүчеләр күбрәк. Барлык 8 комбайнчы да “Кыр батырлары” исеменә лаек булган. Аларның күбесе 200 тоннадан артык ашлык суктырган. Район башлыгы барлык комбайнчыларга сәламәтлек теләгән һәм эшләгәндә техника иминлеге кагыйдәләрен истә тотарга киңәш иткән.

"Урып-җыюны вакытында тәмамлау гына түгел, ә аны сыйфатлы һәм югалтуларсыз җыеп алу бик мөһим. Минзәлә районында бер гектардан уртача 38,2 центнер уңыш чыга, бу республика буенча уртача күләмнән югарырак. Һичшиксез, уңыш күрсәткечләре – ел буена эшләү нәтиҗәсе, әмма ул комбайнчылар эшенә дә нык бәйле", диелә хәбәрдә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча Минзәлә районында 4 сентябрьгә 31,8 мең га мәйданда ашлык суктырылган, бу барлык мәйданның 70 процентын тәшкил итә, 121,5 мең тонна ашлык җыелган, бер гектардан уртача уңыш - 38,2 центнер. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100