news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә районы умартачылары бал кортларының күпләп үлеме турында фикер алышты

Җыелыш азагында умартачылар кортлар үлеме буенча махсус комиссия оештыруны сорады.

Минзәлә районы умартачылары бал кортларының күпләп үлеме турында фикер алышты

(Минзәлә, 14 июль, "Татар-информ", "Минзәлә" ). Минзәлә районы умартачылары бал кортларының күпләп үлеме мәсьәләсе буенча район администрациясе залына җыелышка җыелдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Районда берничә авыл җирлекләрендә авыл хуҗалыгы культураларын корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртү барышында технологияләр үтәлмәгән. Хуҗалык агрономнары химикатлар сибүне контрольдә тотмый, басуларга препаратлар сипкәндә санитар зона үтәлми, күпләп бал кортлары үлгән.

Умартачылар белдерүенчә рапс культурасы кимендә авылдан 3 километр радиус ераклыкта чәчелергә тиеш. Кортлар үлүнең төп сәбәбе пестицидлар белән агулану, ул бал кортлары өчен бик зыянлы. Бу район авылларында йөзләгән бал кортларының юкка чыгуына китергән.

Басуларны балансланган, биологик препаратлар белән эшкәртә башлаганнар һәм бу препаратлар “Заиковский” хуҗалыгында,“Мензелинские зори” агрофирмасында кулланыла башлаган. Биологик препаратларның кортларга һәм бал продукциясенә зыяны юк. Умартачыларның гозерен кире какмау зарури. Җыелыш азагында умартачылар кортлар үлеме буенча махсус комиссия оештыруны сорады.

Әлеге җыелышта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Руслан Таймасов, район прокуроры Феликс Хафизов, Татарстан Республикасының умартачылык һәм аквакультура идарәсе ГБУ җитәкчесенең урынбасары Нәгыйм Аюпов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Артур Гафуров катнаштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100