news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә районы Әтрәкле авыл җирлегендә 300 мең сумнан артык үзара салым җыелган

Рус.Мөшеге авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл төзегәннәр.

(Минзәлә, 9 ноябрь, "Татар-информ", "Минзәлә"). Минзәлә районы Әтрәкле авыл җирлегендә узган елгы референдум нигезендә халыктан 2018 ел өчен үзара салым 316 100 сум җыелды, дәүләт 1 580 500 сум өстәгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Үзара салым акчасына җирлектәге Әтрәкле, Калтак, Татар Мөшегесе, Яңа Айман, Чупай, Филимоновка авылларында су скважиналарына лицензия алынды, су белән тәэмин итү чыганакларын санитар саклау зоналары булдырылды.

Рус.Мөшеге авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл төзегәннәр. Әтрәкле, Татар Мөшегесе авылларында урамнарга яктырткычлар сатып алынды һәм урнаштырылды.

Әтрәкле, Татар Мөшегесе, Калтак авылларындагы зиратлар өчен инвентарьлар сатып алганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100