news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә районы сукырлар җәмгыяте фестивальдә җиңгән

Татар һәм рус телендә җыр башкарган хор коллективы 3 урынны яулады.

Минзәлә районы сукырлар җәмгыяте фестивальдә җиңгән
menzela.ru/

(Минзәлә, 1 май, "Татар-информ", "Минзәлә", Флура Мусина). Күптән түгел Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең күрү сәләте буенча инвалидларның “Җиңү салюты-2019” үзешчән халык иҗаты фестивале узды. Фестивальдә республиканың 9 шәһәре катнашты. Алар арасында минзәлеләр уңышлы чыгыш ясады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Минзәлә район сукырлар җәмгыяте дә фестивальгә 12 кешелек төркем белән барды. Хор, вокаль ансамбль, дуэт, солист, бию коллективлары үзләренең осталыкларын сынадылар һәм сынатмадылар.

Фидалия Шәймәрданова, Минзәлә район сукырлар җәмгыяте рәисе: "Җиңү салюты" Бөтенроссия фестивале алтынчы тапкыр үткәрелде. Фестивальгә бик җитди карадык, шуңа күрә кат-кат репетицияләр ясадык. Чөнки бу фестиваль илебез азатлыгы өчен башларын салган каһарманнарыбыз истәлеген зурлау, хөрмәтләү билгесе дә. Тырышлыгыбыз бушка китмәде – призлы урыннар һәм дипломнар белән кайттык.

Шушы фестивальдә җиңүләргә ирешүебездә аккомпаниатор Данир Фәхретдиновның өлеше зур булды, без аңа тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Татар һәм рус телендә җыр башкарган хор коллективы 3 урынны яулады.

Людмила Петрова бик тә сәнгатьле һәм күңелләрне әсәрендерерлек итеп шигырь укыды, диплом белән бүләкләнде, шулай ук Венера Вәлиева шушы ук “Нәфис сүз” номинациясендә 3 урын алды. “Солист-вокалист” номинациясендә Нина Фадеева, Валентина Автулева, Лениза Якиева призлы урын яуладылар.

Биючебез Надежда Волощенко үзенең хореография буенча осталыгын тәкъдим итеп 2 нче урынны яулады. “Илһам” татар вокаль ансамбле икенче, “Русская песня” вокаль ансамбле 3 нче урынга лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100