news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә районы Иркәнәш авылында Яңа ел бәйрәме иганәчеләр ярдәме белән узды

Яңа ел чараларында актив катнашучыларга дуңгыз бүләк иттеләр.

Минзәлә районы Иркәнәш авылында Яңа ел бәйрәме иганәчеләр ярдәме белән узды
menzela.ru/news/yanalyklar-yomgagy/irknsht-yaa-el-byrme-sponsorlarny-aktiv-yardme-beln-tkrelde

(Минзәлә, 8 гыйнвар, "Татар-информ", "Минзәлә" ). Минзәлә районы Иркәнәш авылы мәдәният йортында Яңа елны каршы алу бәйрәме үткәрелде. Бу турыда район басмасы яза.

Бәйрәмне Иркәнәш авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Камалов һәм Иркәнәш авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Ләйлә Кәбирова ачып җибәрделәр. Иске елга йомгак ясап, Тукай урамында яшәүче Рәмилә һәм Илгиз Шәкүровлар гаиләсен ел саен үз өйләре янында шундый матур Яңа ел сыннары ясаулары белән һәм авыл жирлеге оештырган чараларда актив катнашучыларга грамота тапшырды. Шулай ук Илгизәр Камалов узеннән Яңа ел бүләге итеп дуңгыз баласын бүләк итте. 

Бәйрәм төрле уеннар, тамашалар, концерт программасы, лотерея уены белән чиратлашып узды. Кыш бабай Кар кызы һәм Яна 2019 ел белән килеп җитеп, узләренең тамашасын күрсәтеп, бәйрәм белән котладылар.

Ә балалар Кыш бабай белән Кар кызына шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабай һәркайсына капчыгыннан бүләкләрен өләште һәм матур теләкләр теләп икенче авылдагы бәйрәмгә ашыгып китеп тә бардылар.

"Авыл халкы бәйрәмдә катнашкан артистларга, бәйрәм үткәрү өчен булышкан иганәчеләргә рәхмәтләрен белдерә", - диде Иркәнәш мәдәният йорты мөдире Люция Фәйдрова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100