news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә районы хуҗалыкларында чәчү төгәлләнү алдында

13 майга барлыгы 29925 гектарда бөртеклеләр чәчелде.

(Минзәлә, 14 май, "Татар-информ", "Минзәлә"). Минзәлә районында чәчүне иң беренче булып “Әнәк” агрофирмасы Мөшеге бүлекчәсе хезмәтчәннәре төгәлләде, калган хуҗалыкларда эшләр төгәлләнү алдында. Бу турыда җирле басма яза.

Алар 1656 гектарда сабан бодае, 194 гектар борчак, 531 гектар шикәр чөгендере чәчтеләр. 13 майга барлыгы 29925 гектарда бөртеклеләр чәчелде. Бу планлаштырылганның 86,2 проценты дигән сүз.

Солы - 525, борчак - 1800, берьеллык үләннәр - 300, арпа - 13700, сабан бодае 13600 гектарда җир куенына иңдерелде. Техник культуралардан рапс - 1700, көнбагыш - 1500, шикәр чөгендере 5032 гектарда чәчелде. Көнбагыш чәчү планы-163, шикәр чөгендере чәчү планы 103 процентка үтәлде.

“Мензелинские зори” агрофирмасы хезмәтчәннәре дә чәчүне бүген төгәлләргә планлаштыралар. “Дәүләтов”КФХсы 45 гектар яшелчәләр, 50 гектар бәрәңге утыртты. Чәчелгән мәйданнарда шытымнар яхшы. Хәзер сабан культуралары шытымнарын тырмалау иң кирәкле, технологик чара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100