news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә районы буенча 16 мең тонна кукуруз массасы базларга салынган

Район буенча көн саен 2000 тонна силос базларга салына.

(Минзәлә, 25 сентябрь, "Татар-информ", "Минзәлә", Дильфас Галиев). Минзәлә районы буенча 16400 тоннага якын кукуруз массасы базларга салынган, дип яза җирле басма.

Кукурузны силоска салу буенча “Калморза” хуҗалыгы хезмәтчәннәре яхшы эшли, алар узган тәүлектә 1000 тонна силосны базга салдылар. Район буенча көн саен 2000 тонна силос базларга салына. 20 сентябрьгә булган район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә районда бер баш шартлы терлеккә 25,4 центнер күләмендә азык хәзерләнгән. Район буенча 3300 гектар кукурузны бөртеккә суктырасы бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot