news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә районы бистәсендә күпфункцияле үзәк ачылды

Авыл клубы 100 урынга исәпләнгән, музей, участок инспекторы, ФАП һәм авыл җирлеге бинасын бер түбә астына урнаштырганнар.

(Минзәлә, 4 ноябрь, "Татар-информ", "Минзәлә", Дильфас Галиев). Минзәлә районы Воровский бистәсендә күпфункцияле үзәк ачылды.  Республика программасы буенча авыл клубларын сафка бастыруда җирле эшмәкәр Егор Юдин актив катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бу күп функцияле үзәкне башта 50 урынга исәпләнгән авыл клубы буларак кына төзергә уйлаганнар иде. Егор Юдин белән киңәшләшеп, китапханә, авыл клубын 100 урынга исәпләп, музей, участок инспекторы, ФАП һәм авыл җирлеге бинасын бер түбә астына урнаштырганнар.

Үзәкне ачу тантанасында  “Мензелинсксервис” ҖЧҖ җитәкчесе Егор Юдинга һәм “Метасервис” ҖЧҖ җитәкчесе Алексей Юдинга район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. 

Авыл эшмәкәре Егор Юдин әлеге күпфункцияле үзәкне төзүчеләргә рәхмәтен җиткерде, аларга Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100