news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә районы бер гектардан уртача уңыш күләме буенча икенче урынны били

Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 42,4 центнер тәшкил итә.

Минзәлә районы бер гектардан уртача уңыш күләме буенча икенче урынны били
menzela.ru/news/ken-temasyi/rayonybyz-ber-gektardan-urtacha-uysh-alu-buencha-ikenche-urynda

(Минзәлә, 19 август, "Татар-информ", "Минзәлә", Дильфас Галиев). Минзәлә районы республика районнары арасында әлегә Зәй районыннан гына калышып, бер гектардан уртача уңыш күләме буенча икенче урынны били. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 8039 гектарда игеннәр суктырылган, бу планлаштырылган мәйданның 16,9 проценты дигән сүз. Барлыгы 39880 тонна ашлык амбарларга кайтарылды. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 42,4 центнер тәшкил итә.

Иген суктырып алынган кырларда салам җыю дәвам итә, барлыгы 500 тонна салам төргәкләргә төрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot