news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә районы Аю авылында Мөслим имам-мөхтәсибе белән хушлаштылар

Габделкәрим хәзрәт кичә авариядә һәлак булды.

Минзәлә районы Аю авылында Мөслим имам-мөхтәсибе белән хушлаштылар
menzela.ru/news/ken-temasyi/minzl-rayony-ayu-avylynda-mslim-rayony-imam-mkhtsibe-gabdelkrim-khzrt-moratov-beln-saubullashtylar

(Минзәлә, 16 февраль, "Татар-информ", "Минзәлә", Илшат Вәгыйзов).  Минзәлә районы Аю авылында Мөслим районы имам- мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов белән хушлаштылар. Җеназа намазын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Меңнән артык мөселман кардәшләр Аю авылына Венер (Габделкәрим) Моратовны соңгы юлга озатырга килде. Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге җеназа намазына барлык республикадан имам-мөхтәсибләр, имамнар һәм дин әһелләре килүе мәрхүмнең никадәр изге һәм хөрмәткә лаек булуын күрсәткәнен билгеләп үтте.

"Бик күпләр Габделкәрим хәзрәтнең гаиләсенә ярдәм кулы суздылар. Аларның әлеге ярдәм итүләре дәвамлы булсын иде", - дигән теләктә калды Камил хәзрәт.

Габделкәрим хәзрәтнең якын дусты Йосыф хәзрәт Дәүләтшин җеназага килүчеләргә зур рәхмәтен белдерде һәм хәзрәтнең тормышта никадәр изге кеше булганлыгын искәртеп узды. Шулай ук Диния нәзарәтнең мәрхүмнең гаиләсен ярдәмнән калдырмаячакларын, бөтен республика буенча аның гаиләсенә ярдәм күрсәтү йөзеннән зур суммада акча җыелганын билгеләп үтте.

Минзәлә районы башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев: "Моратовлар гаиләсе районыбызда - хөрмәткә ия гаилә, аларның тирән кайгысын район җитәкчелеге исеменнән уртаклашабыз, кулган килгәнчә ярдәм итеп торачакбыз", - диде.

Җеназада катнашкан Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин да тол калган хатынына, алты ятим баласына ярдәм итеп торачакбыз, диде.

Исегезгә төшерәбез, Габделкәрим хәзрәт кичә авариядә һәлак булды .

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100