Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минзәлә районы авылларының кайбер урамнары икенчел чимал складын хәтерләтә
Кибет, киоск ише сәүдә урыннары тотучылар объект янында чүп ташлау урынын кирәксенми, нәтиҗәдә, тирә-юнь чүпкә бата.
(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”). Минзәлә төбәге халкының күбесе урамда иске запас частьлар, күгәргән машина, көнкүреш техника тимерләре, тирес, бакчадан йолкып алган сабаклар, төзелеш материаллары ише әйберләрне өеп саклау законлы дип саный, еллар буе өелеп яткан утынны әйтәсе дә юк. Кибет, киоск ише сәүдә урыннары тотучылар объект янында чүп ташлау урынын кирәксенми, нәтиҗәдә, тирә-юнь чүпкә бата. Үләне чабылмаган, кирәкмәс нәрсәләр аунап яткан тирәлек – гадәти хәл. Теге яки бу йортка күз салу белән, аның хуҗасы турында күпне әйтеп була лабаса, дип борчыла Минзәлә районы басмаларының menzela.ru сайты.
Муниципалитетның административ комиссиясе уңайлыклар кагыйдәләре үтәлешен тикшерү өчен район авылларына атна саен рейд белән чыга. Тикшерүләр барышында 443 хилафлык теркәлгән, хәлне төзәтү вакыты билгеләнгән 93 таләп язып бирелгән, телдән 256 кисәтү ясалган, административ хокук бозулар турында 94 протокол төзелгән. Югарыда телгә алган кагыйдәләрне бозган өчен ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3.6 нчы маддәсе буенча гражданнарга 2 меңнән 3,5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 15 меңнән 30 мең сумга һәм юридик затларга 200 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф каралган, дип искәртелә рус телендә дөнья күргән язмада.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз