news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә районы абыстайлары үз көчләрен бәйгедә сынадылар

Катнашучыларга Минзәлә мөхтәсибәте исеменнән истәлеккә бүләкләр, дини китаплар тапшырылды.

Минзәлә районы абыстайлары үз көчләрен бәйгедә сынадылар
menzela.ru

(Минзәлә, 9 март, "Татар-информ", "Минзәлә"). Минзәлә районының Гөлек авылында мәҗлес формасында “Абыстай догасы" дип исемләнгән район бәйгесе үтте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Гөлек, Урыс, Тулбай, Хуҗәмәт, Тупач, Бикбау, Иркәнәш, Тат.Мөшеге авылларыннан абыстайлар Коръән уку мәҗлесен ничек алып барасын күрсәттеләр. Алар үзләрен Коръәннән бер сурә укып, аның тәфсирен анлату, сайланган бер темага вәгазь сөйләү һәм сорауларга җавап бирү, тәҗрибә белән уртаклашуда сынадылар.

Чара бик җылы атмосферада үтте. Йомгаклау сүзен Минзәлә һәм Тукай районнарының имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт, мөслимәләр берлеге җитәкчесе Роза Котдус кызы, Минзәләнең баш абыстае, Минзәлә мәчетенең мөгаллимәсе Зәнфирә апа әйттеләр.

Кичәдә районның оста мөнәҗәт әйтүчеләре - Лениза Габбас кызы, Мөшегедән Зөлфирә апа белән Роза апа катнаштылар. Катнашучыларга Минзәлә мөхтәсибәте исеменнән истәлеккә бүләкләр, дини китаплар тапшырылды. Мәҗлес Гөлек мәчете әзерләгән мул өстәлләр артында дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100