news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә педагоглары үзара салымга кагылышлы мәсьәләне күтәрде

Автостоянка төзү, яктырткычлар урнаштыру һәм башка эшләрне эченә алган эскиз-проектын район җитәкчелеге белән уртаклаштылар.

Минзәлә педагоглары үзара салымга кагылышлы мәсьәләне күтәрде
menzela.ru

(Минзәлә, 8 февраль, "Татар-информ", "Минзәлә", Флура Мусина). Минзәләнең 3 нче урта мәктәбендә үткән җыенда шушы ук мәктәпнең педагоглары үзара салымга кагылышлы мәсьәләне күтәрделәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Халыктан җыелган 1 сумга республика бюджетыннан 4 сум өстәлә. Шул рәвешле шактый саллы сумма җыела.

"Без үзара салым җыюда актив катнашабыз.  Безнең тәкъдимебез бар: безнең үзебезнең үзара салым акчаларын үзебезнең мәктәпкә кайтарып булмыймы? Иртәнге сәгатьләрдә безнең мәктәп яныннан үтеп йөрешле булмый, автомобильләр куярга бик уңайсыз, автостоянка кирәк. Үзара салым акчасын шулай ук территориябезне, ишегалдын төзекләндерүгә юнәлтер идек. Моннан тыш үзебездән тагын өстәп түләр идек", – дип гадәти булмаган тәкъдим белән чыкты алар.

Шунысы куандыра, 3 нче урта мәктәп быелгы капремонт программасына керде. Ләкин мәктәп 2012 елда капремонт программасына керү сәбәпле, быел программа нигезендә фәкать 8 төрле эш кертелгән. Ә планлаштырылган эшләр бихисап. Шуңа күрә җыенда мәктәпне тәмамлап чыккан, мәктәп язмышына битараф булмаган минзәләлеләр булуы әйтелде.

Җыенны алып барган район башлыгы Айдар Салахов та шушы фикерне җиткерде. Капремонт программасына кергән теге яки бу объектларны ремонтлауны, тирә-ягын да кертеп, комплекслы башкарырга кирәк, диде ул. Шушы Изыскательләр бистәсендәге узган ел капремонтланган 8 нче балалар бакчасын мисал итеп китерде.

Мәктәпкә моңарчы да шефлык итеп килүче, шушы мәктәпне тәмамлаган Егор Юдин мәктәптә автостоянка төзү, яктырткычлар урнаштыру, территориясен төзекләндерү һәм башка эшләрне эченә алган эскиз-проектын җыен башланганчы ук район җитәкчелеге белән уртаклашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100