news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә педагогика көллияте укытучылары Мәрҗанига багышланган чарада катнашты

Аларның мәкаләләре конференция материаллары буенча җыентыкка кертелде.

(Минзәлә, 28 ноябрь, "Татар-информ", "Минзәлә" ). Мәрҗани елының соңгы чарасы Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында узган республика фәнни-гамәли конференциясе булды. Анда Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте вәкилләре катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бөек мәгърифәтче тормыш юлы һәм иҗатына багышланган конференциядә  укытучылар Гөлнур Гыйләҗетдинова, Илгизә Хәйруллина, Гөлназ Талипова, Алсу Гыймадиева, Ләйлә Шәйсуварова, Илфания Галиева эчтәлекле докладлар белән чыгыш ясадылар.

Аларның мәкаләләре конференция материаллары буенча җыентыкка кертелде.

4А төркеме студенты Илүзә Шәйхәйдарова (җитәкчесе Алсу Гыймадиева) "Минзәлә өязендә Шиһабетдин Мәрҗани шәкертләре" темасына чыгыш ясады. 

Конференциядә катнашучылар алдында Татарстан Республикасының танылган галимнәре чыгыш ясады. Кунаклар "Әлифба Музее" нда да булдылар, анда төрле илләрдән 80 гә якын әлифба китаплары җыелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot