news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә педагогика көллияте укучылары Әфган сугышы ветераннары белән очрашты

Укучыларга әфган сугышы турында яңа фактлар сөйләделәр.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», «Минзәлә-информ»). Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллиятендә «Әфган сугышы» темасына ачык дәрес узды. Дәрескә чын хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, әфганчылар, подполковник Валерий Комар һәм сержант Валерий Вышинский чакырылган иде. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.

Укучыларга ветераннарның кызыклы чыгышлары бик ошады. Алар бу сугыш турында бик күп яңа фактлар белделәр.

«Кызганыч, ХХІ гасыр башы дөньяда локаль конфликтларның күп булуы белән истә калды. Шуңа күрә, тема актуаль дип саныйбыз, бигрәк тә Россия бу вакыйгаларда катнашучы гына түгел, ә күп очракларда да тынычлык урнаштыру позицияләрен били. Бу хакта мәктәп укучылары да, студентлар да белергә тиеш. Безнең фикеребезчә, мондый дәресләр үткәрү яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүне көчәйтә», — диде җәмгыять фәннәре укытучысы А. Гыймадиева.

news_right_1
news_right_2
news_bot