news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәләнең Урыс авыл җирлегендә беренче булып Бөек Җиңү бәйрәмен үткәрделәр

Әфганчы яшәгән йортка мемориал такта куйдылар.

Минзәләнең Урыс авыл җирлегендә беренче булып Бөек Җиңү бәйрәмен үткәрделәр
menzela.ru/news/ken-temasyi/urys-avyl-irlegend-bek-i-byrmen-minzld-berenche-bulyp-tkrdelr

(Минзәлә, 4 май, "Татар-информ", "Минзәлә", Ильдус Шагиев). Минзәләнең Урыс авыл җирлегендә Бөек Җиңү бәйрәмен беренче булып үткәрделәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Биредә Әфган сугышында булучы ветераннар да күп. Шуларның берсе - Фәгыйл Галимҗанов - ул мәхшәрдән исән кайтса да, туган җирендә гомере өзелгән. Әфганчыларның Минзәлә оешмасы вәкилләре башта аның каберенә зиярат кылдылар, аннан ул яшәгән йортка мемориал такта куйдылар.

Соңыннан авыл халкы, әфганчылар берлектә Тулбай авылы үзәгендәге обелиск янында Бөек Җиңү бәйрәмен зурлап үткәрделәр. Урыс мәктәбе укучылары әдәби-музыкаль композиция әзерләгән иде. Бәйрәмдә катнашучыларны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева килгән иде.

Соңыннан бәйрәм авыл җирлеге әзерләгән мул табын артында дәвам итте. Өлкәннәр тәмле ризыклардан авыз иткәндә, авыл үзешчәннәре җырлар, биюләр белән котлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot