news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәләнең Иске Иркәнәш авылында кайнар нокталарда хезмәт иткәннәрне хөрмәтләделәр

Иркәнәш җирлеге башлыгы Илгизәр Камалов кайнар нокта ветераннарына бүләкләр тапшырды.

Минзәләнең Иске Иркәнәш авылында кайнар нокталарда хезмәт иткәннәрне хөрмәтләделәр
menzela.ru/

(Минзәлә, 18 февраль, "Татар-информ", "Минзәлә"). Минзәлә районы Иркәнәш җирлегеннән чыккан Әфган һәм Чечен сугышы ветераннары хөрмәтенә үткәрелгән чарада катнашырга районның барлык почмакларыннан үзешчән артистлар җыелды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Иркәнәш җирлегеннән Әфган сугышында Хәмзә Лотфуллин, Илсур Сабиров, Газизҗан Галиев, Хәлил Абдуллин, Разиф Гыйлфанов, Рәҗәп Мухаметдинов, Чечен сугышында Рафаэль Абдуллин, Равил Абдуллин, Илһам Акмалов, Айрат Якупов катнашканнар.

Иркәнәш клубында кайнар нокталарда хезмәт иткән ветераннар хөрмәтенә багышланган кичәдә ветераннар үзләре, аларның якын туганнары һәм аналары үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар.

Минзәлә район хәрби комиссариаты җитәкчесе урынбасары Илшат Каюмов һәм районның әфганчылар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Флүс Усманов Хәмзә Лотфуллин һәм Хәлил Абдуллинга Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгаруына 30 ел туу уңаеннан медальләр тапшырдылар.

Иркәнәш җирлеге башлыгы Илгизәр Камалов кайнар нокта ветераннарына бүләкләр тапшырды.

Иркәнәш ветераннарын котларга Мөслим районы хәрби хәрәкәтләр ветераннары оешмасы җитәкчесе Данил Госманов та килгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100