news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәләнең Бикбау авылында "Батырлар төбәге" фестивале үткәрелде

Бикбау авылыннан 15 кеше әфган сугышында булган.

Минзәләнең Бикбау авылында "Батырлар төбәге" фестивале үткәрелде
menzela.ru/news/ken-temasyi/batyrlar-tbge-festivalen-nigez-bikbau-avylynda-salyndy

(Минзәлә, 9 июль, "Татар-информ", "Минзәлә", Илдус Шагиев).  Минзәләнең Бикбау авылына "Батырлар төбәге" өлкәара хәрби-спорт һәм иҗади фестивальгә җыелдылар. Бикбау авылыннан 15 кеше әфган сугышында булган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Сугышка бу хәтле солдат бирүче Россиядә берәр авыл бармы икән?! Фестиваль Бөек Ватан сугышында җиңүгә 74, Әфганнан гаскәрләр чыгаруга 30 ел тулуга багышланган иде. Соңгы вакытта Әфганда кан, тир түгүчеләрнең ешрак аралаша башлавы күренеп тора. Безнең проблемаларны аерым йөрсәк берәү дә хәл итми диләр алар.

Соңгы вакытта сугышта һәлак булган, яисә кайтып үлгән ветераннарга истәлек такталары кую оештырылды. Башка чаралар 15 февраль көне белән генә чикләнми. Бикбаудагы очрашуны фестивальгә әйләндерүгә омтылу үзара очрашуга эзлеклелек өстәргә омтылу. Аның беренчесе югары дәрәҗәдә үтте.

Сугышчы аналарын зурлау гына ни тора. Ветераннарның тигез рәт белән мемориаль һәм халык белән урамнан үтүен күрү, аларның хәзер дә нинди көчле булуларын күрсәтеп тора. Фестивальне ике көнгә сузу - авыл җирлеге башлыгы, Азат Әхмәтханов, әфганчыларның Минзәлә бүлекчәсе җитәкчесе Флүс Усмановларның бу чараны оештыруга бик җаваплы карауларын күрсәтеп тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100