Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минзәләнең бер балалар бакчасында грант акчасына мультстудия ачылды
Кунакларга балалар мультстудиясендә төшерелгән рус телендәге «Курочка Ряба» һәм татар телендәге «Сер тотмас үрдәк» мультфильмнары күрсәтелде.
(Минзәлә, 27 гыйнвар, «Татар-информ», «Минзәлә-информ», Дифиза Нуриева). Минзәлә шәһәренең 5нче «Таңкай» балалар бакчасында тантаналы төстә балалар мультстудиясе ачылды.
Әлеге студия «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телен, йолаларын, мәдәниятен үстерүгә юнәлтелгән мәктәпкәчә һәм гомумбелем бирү йортларының проектларын тормышка ашыруда ярдәм итү» конкурсында җиңгән грант акчаларына булдырылды.
Мультстудияне тантаналы ачуда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Нэля Бикеева катнашты. Бакча балалары кунакларны татар халык биюе һәм музыкаль-инструменталь ансамбль башкарган номерлар белән каршы алганнан соң бакча мөдире Зиля Фәйзуллина һәм Нэля Бикеева кызыл тасманы кисеп, студия эченә узды.
Соңыннан кунакларга балалар мультстудиясендә төшерелгән рус телендәге «Курочка Ряба» һәм татар телендәге «Сер тотмас үрдәк» мультфильмнары күрсәтелде.
«Грант акчаларына анимацион фильмнар ясау өчен компьютер, балалар җиһазы, телевизор һәм проекторлар, милли киемнәр, музыка уен кораллары сатып алынды. Без өлкән һәм мәктәпкәчә яшьтәге группаларга йөрүче балалар белән мультстудиядә шөгыльләнәбез. Инде мультфильмнар да әзерләдек. Балаларга ошый, ә ата-аналар исә безгә геройларны пластилиннан әвәләп ясарга ярдәм итәләр», — дип сөйләде методист Винера Закирова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз