news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә медицина училищесы укучылары Кырымга тәҗрибә тупларга китте

Медицина училищесы укучылары Кырымда ике ай эшләячәк.

Минзәлә медицина училищесы укучылары Кырымга тәҗрибә тупларга китте
menzela.ru

(Минзәлә, 7 май, "Татар-информ", "Минзәлә"). Минзәлә медицина училищесы укучылары Кырымның Саки шәһәрендә урнашкан “Полтава-Крым” клиник шифаханәсенә студент отрядлары хәрәкәте кысаларында хезмәт тәҗрибәсе тупларга китте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Медицина училищесының практик укыту буенча мөдире Лилия Гыйлметдинова хәбәр итүенчә, әлеге шифаханәгә илнең төрле почмакларыннан алтмышлап студент җыелган, ә Ирина Хәсәнованы студент отряды комиссары итеп билгеләп куйганнар.

Медицина училищесы укучылары Кырымда ике ай буена (май-июнь) эшләячәк, аларга анда яшәр өчен бөтен шартлар да тудырылган.

Шулай ук акча түләү дә каралган. Ә июль-август айларында әлеге шифаханәгә икенче төркем студентлар барыр, дип көтелә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot