Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минзәлә медицина училищесы тулай торагы капиталь ремонтына 18 млн сум сарыф ителгән
Минзәлә медицина училищесы тулай торагын ачу тантанасы узды.
(Минзәлә, 3 сентябрь, "Татар-информ", "Минзәлә", Флүрә Мусина). Азат Хамаев Минзәлә медицина училищесы тулай торагын тантаналы ачуда катнашты, дип яза җирле басма.
"Искитмәле булган бит бу", - диде ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев капиталь ремонттан соң Минзәлә медицина училищесының тулай торагын карап йөргәндә.
– Тулай торакта капремонт дәүләт программасы буенча башкарылды. Тулай торакны капиталь ремонтлауга, шулай ук җиһазлар, мебель һәм инвентарьлар алуга республика бюджетыннан 18,6 млн сум акча бүлеп бирелгән иде. Моның өчен без республика җитәкчелегенә зур рәхмәтле, – диде училище директоры Люция Хиразева.
Азат Кыямович тулай торактагы шартлар белән танышты.
–Капремонтка кадәр биредә 100 студент яши иде, ремонттан соң 85 студент яшәячәк, чөнки бөтен эшләр дәүләт стандартлары таләпләренә туры китереп башкарылды, – диде училище директоры Люция Хиразева тулай торактагы үзгәрешләр турында сөйләгәндә.
Училищеның студентларын яңа уку елында якты, матур, бөтен уңайлыклар тудырылган тулай торак каршылый шул. Биредә студентлар өчен бөтен шартлар тудырылган: юыну бүлмәсе, душлар эшләп тора, кер юу бүлмәсе бар, барлык санузеллар яңартылган. Моннан тыш һәр этажда кухня булдырылып, анда электр плитәләре куйганнар, яңа мебельләр белән җиһазландырылган.
Эчке якта гына түгел, бинаның тышкы ягына да ремонт ясалды, түбәсе яңартылды, фасады керамогранит белән тышланды, керү группалары яңартылды (аларның берсенә уңайлы мохит буенча пандус ясалды), ишекләр алыштырылды, шулай ук территориясе дә төзекләндерелде:автостоянка ясалды, тротуар яңартылды.
Бүлмәләрдә түшәмнәр асылмалы. Җылылык системалары алыштырылган, душ бүлмәләрендә җылы идәннәр. Коридорларда һәм баскычларда идәннәргә керамогранит плиткалар, 3D форматында декоратив штукатуркадан зәвык белән эшләнгән стеналары игътибарны җәлеп итә, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз