news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә мәчетендә хәйрия корбан ашына картлар йортыннан кунаклар чакырылган

Җәмгысе сиксәнләп кеше, мул итеп әзерләнгән табын артына узды.

Минзәлә мәчетендә хәйрия корбан ашына картлар йортыннан кунаклар чакырылган
menzela.ru/

(Минзәлә, 1 сентябрь, "Татар-информ", "Минзәлә", Илшат Вәгыйзов). 30 август - Татарстан Республикасы, өстәвенә изге Җомга көнендә Минзәлә шәһәренең мәчетендә бик тә күркәм мәҗлес - хәйрия корбан ашы үткәрелде. Мәҗлескә инвалидлар җәмгыятеннән һәм картлар йортыннан чакырулы кунаклар да бар иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Җомга намазы тәмамланганнан соң, мөселманнар, җәмгысе сиксәнләп кеше, мул итеп әзерләнгән табын артына узды. Әлеге мәҗлескә җыелуның сәбәбе булып күптән түгел генә узган Корбан гаете хөрмәтенә шәһәрдәшләребез тарафыннан чалынган маллар итеннән аш үткәрү булды.

Ашка килгән кунакларны әлеге хәйрия мәҗлесе һәм Татарстан Республикасы көне уңаеннан район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев котлады, киләчәктә дә шулай бердәм, тату, матур яшәргә өндәде. Рәмзил хәзрәт Садыков та бер-береңә ярдәм итешеп, тынычлыкта, дуслыкта яшәүнең мөһимлеген искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100