news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә коррекцион интернат-мәктәбе кышка запаслар әзерләде

Яшелчә-җимешләр интернат-мәктәпнең ярдәмчел хуҗалыгында үстерелә.

Минзәлә коррекцион интернат-мәктәбе кышка запаслар әзерләде
http://menzela.ru

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», «Минзәлә-информ», Илшат Ввәгыйзов). Минзәлә коррекцион интернат-мәктәбе үзендә тәрбияләнүчеләрне кыш көне витаминнар белән тәэмин итү йөзеннән запаслар әзерләп куйды. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.

«Барлыгы 453 банка тозланган яшелчә, 18 банка компот, 30 банка җиләк-җимеш кайнатмасы әзерләдек», — Минзәлә коррекцион интернат-мәктәбе директоры Нурһади Гыйлфанов.

Әлеге эшне тәрбияче Елена Архипова, укытучы Юлия Мордвинова, социаль психолог Илгизә Нуриева, Елена Кольгина, гардеробчы Ирина Петрова, Фәния Әхмәтшина, склад мөдире Наилә Солтангалиева, кастелянша Елена Загирова, кер юучылар Ирина Зәйнуллина һәм Ольга Феофентова башкарган, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot