news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә кадетлары булачак офицерлар белән очрашты

Якташ егетләр Санкт-Петербургта һәм Пушкин шәһәрендәге Хәрби-диңгез политехник институтларында белем ала.

(Минзәлә, 11 гыйнвар, «Татар-информ», «Мензеля», Илсөяр Хаертдинова). Татарстанның Минзәлә шәһәрендә Советлар Союзы Герое генерал-полковник Василий Гордов исемендәге кадетлар мәктәп-интернетында якташ егетләр - булачак ике диңгез флоты офицеры белән кызыклы очрашу булды. Санкт-Петербургта һәм Пушкин шәһәрендәге Хәрби-диңгез политехник институтларында беренче курсларда белем алучы Эмиль Ирмяков белән Булат Гатауллин хәрби дисциплинага өйрәнүче кадетларга хәрби хезмәтнең үзенчәлекләре, абруе турында сөйләде. Аннары үзләре белем ала торган хәрби уку йортына керү мөмкинлекләрен аңлатып, уңышлары, казанышлары һәм планнары белән уртаклашты, диелә menzela.ru сайтында.

Мондый очрашу кадетларны канатландырып, күзләренә очкын элде. Һәркем хәрби кеше булмаса да, өлкән сыйныф укучылары погонлы кешеләргә карата хөрмәт һәм горурлык белән караячак, юкка гына, саклаучы булып тумыйлар, саклаучы булалар, димиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot