news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә игенчеләре финиш сызыгы алдында

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 45350 гектарда игеннәр суктырылган.

(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары"). Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, Зәйдә барлыгы 45350 гектарда игеннәр суктырылган. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
 

Барлыгы 137539 тонна икмәк амбарларга кайтарылды.Тулаем ашлык җыю буенча республикада районыбыз игенчеләре дүртенче урында баралар, ә бер гектардан уртача уңыш алу буенча бишенче урынны билибез.  Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 30,3 центнер тәшкил итә.  Рапсны суктыру дәвам итә, барлыгы 4264 гектар рапс суктырылды.Кыр эшләре комплекслы бара.  Көзге чәчү барысы 13900 гектарда башкарылды. Барлыгы 3400 гектар арыш, 10500 гектар көзге бодай чәчелде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100