Минзәлә игенчеләре 100 мең тонна ашлык суктырып алдылар
Шуда иң күп өлеш керткән хезмәтчәннәр тәгаенләнде
(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”). Минзәлә районы игенчеләре ындыр табакларына 100 мең тонна ашлык суктырып кайтардылар. Иң күп өлешне “Мензелинские зори” агрофирмасы хезмәтчәннәре (аеруча Калинин бүлекчәсе – 11 мең тоннага якын) кертте – 45 мең тонна. Чагыштыру өчен: “Чулман” – 11, “Сөт иле Минзәлә” – 14.
Игеннәрдән бушаган басуларны саламнан чистарту, туңга сөрү белән беррәттән, рапс суктыру (ул 700 гектарда җыеп алынды, республикада иң зур уңыш – гектардан 18 центнер бөртек чыга) һәм кукурузны силоска салу дәвам итә. Кукуруз уруда 12 агрегат эшли. Көзге чәчү соңгы гектарларда алып барыла, дип белдерә Минзәлә җирле басмасы.