news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә хуҗалыкларында язгы кыр эшләре башланган

Көзге чәчүлекләр 1290, күпьеллык үләннәр 520 гектарда тырмаланган.

Минзәлә хуҗалыкларында язгы кыр эшләре башланган
menzela.ru

(Минзәлә, 17 апрель, "Татар-информ", "Минзәлә", Дильфас Галиев). Минзәлә районы хуҗалыкларында көзге культуралар 3563, күпьеллык үләннәр 1250 гектарда өстәмә сый алган. Шулай ук көзге чәчүлекләр 1290, күпьеллык үләннәр 520 гектарда тырмаланган, дым каплату 1980 гектарда башкарылган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Язгы чәчү өчен орлыкның 1300 тоннасы инкрустацияләнгән. Язгы кыр эшләрендә “Заиковский” хуҗалыгы игенчеләре сынатмыйлар, әйдәп баралар. Аларда күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру 100, көзге культураларны тукландыру 50, күпьеллык үләннәрне тырмалау 28,2 процентка үтәлде.

Шулай ук Калморза хуҗалыгы механизаторлары көнне-төнгә ялгап эшләп көзге культураларны өстәмә тукландыруны 73, күпьеллык үләннәрне тырмалауны 100, көзге культураларны тырмалауны 72,7 процентта башкардылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100