news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Минзәлә» газетасының тугры укучылары яңа санны район үзәгенә килеп ала

Редакция кибетенә кереп чыгу безгә бер мәшәкать тә тудырмый, ди Хәбибуллиннар гаиләсе.

«Минзәлә» газетасының тугры укучылары яңа санны район үзәгенә килеп ала
menzela.ru

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ», «Минзәлә»). «Минзәлә» — «Мензеля» газетасы укучылары арасында «Кем өлгергән, шул откан » дигән бүләкләр уйнатуда Кадрәк авылыннан Мирзаян Хәбибуллин откан. Мирзаян һәм Рәйсә Хәбибуллиннар район газетасының һәр яңа санын Минзәләгә килеп, «Кырык тартма» кибетеннән алалар. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.

«Без атнага бер тапкыр бассейнга киләбез. Шуңа күрә редакция кибетенә кереп чыгу безгә бер мәшәкать тә тудырмый. Газетаны шушы „Кырык тартма“ аша 5 ел алдырабыз. Биредә хезмәт күрсәтүче Люция Атналина безне елмаеп, якты йөз белән каршылый. Газетага язылу вакытын искәртә, призлар уйнату турында исебезгә төшерә, приз отуыбыз турында да иң беренче хәбәр итеп, сөенечебезне уртаклашты», — ди Мирзаян Хәбибуллин.

Ул мондый уен оештырган, откан бүләге өчен зур рәхмәт әйтә. «Безнең өчен биредә язылуның өстенлеге шунда: үзебезгә ничек җайлы, шул вакытка киләбез һәм газетаның яңа санын кулыбызга алабыз», — ди.

Хәбибуллин 21 сезон комбайнда эшли, район комбайнчылары арасында алдынгы урыннарда була. «Минем хакта газетада күп тапкырлар язып чыктылар. Пенсиягә чыксам да, көч һәм сәламәтлек булганда, өйдә утырасы килми. „Мензелинские зори“ агрофирмасының „Кадрәк“ хуҗалыгында электрик булып эшлим», — ди ул.

2020 елның февраль башында газета барлык әбүнәчеләре арасында ике суперприз һәм зур булмаган призлар уйната. Сездән 2020 елның беренче яртыеллыгына (шулай ук ел буена) район газетасына язылу квитанцияләренең күчермәләрен 17 гыйнварга кадәр көтәбез. Анда алдагы уеннарда откан әбүнәчеләр дә катнаша ала. Шулай итеп, бу юлы приз откан газетабыз укучыларының супер-призга да ия булу мөмкинлеге бар, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot