news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәләдә юл һәлакәтендә өч кеше имгәнгән, бер кеше үлгән

Юлда «Лада Приора» белән тагылма арбалы «Жигули» бәрелешкән.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Минзәлә районында ике машина бәрелешеп, өч кеше зыян күргән һәм бер кеше үлгән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Куземетьево – Кадрәк юлының 18 нче чакрымында «Лада Приора» белән тагылма арбалы «Жигули» бәрелешкән.

Һәлакәттә «Жигули» йөртүчесе урында ук үлгән, аның ике пассажирын, шулай ук «Приора» пассажирын хастаханәгә озатканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100