news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәләдә югалган яшүсмернең гәүдәсе табылган

Ул велосипедына утырып Минзәлә елгасына балык тотарга киткән булган...

 (Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”). Минзәләдә 13 яшьлек бер яшүсмер велосипедына утырып Минзәлә елгасына балык тотарга киткән җирдән өенә кире кайтмаган. Шушы көннәрдә шушы елганың элекке “Лебяжье” территориясе янында аның үле гәүдәсе табылган. Бер балыкчы аны кармакка эләктереп чыгарган. Әлеге эш буенча тикшерү бара, дип хәбәр итә Минзәлә җирле басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot