news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәләдә йорт яны территорияләрен төзекләндерүгә кагылышлы бурычлар куелды

Бу эшләр федераль программалар кысаларында, шулай ук җирле бюджет һәм үзара салым акчасына башкарылды.

(Минзәлә, 3 ноябрь, "Татар-информ", "Минзәлә", Флура Мусина). Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов тиешле хезмәтләргә йорт яны территорияләрен төзекләндерүгә кагылышлы бурычлар куйды. Бу турыда район басмасы яза.

Шәһәрдә күпкатлы йортлар ишек аллары территорияләрен ремонтлау, йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча быел киң күләмле эш алып барылды. Бу эшләр федераль программалар кысаларында, шулай ук җирле бюджет һәм үзара салым акчасына башкарылды.

Хәзер Идарәче компания хезмәткәрләре Изыскатель урамындагы 1 нче комплекста капремонт барган 1/9, 1/10 нчы күпкатлы йортлар яны территориясендә эшлиләр: куакларны кисеп, машиналарга төяп баралар, җыештыру эшләре белән мәшгуль.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot