news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәләдә яшәүчеләр исерек килеш машина йөрткән өчен салынган штрафны түләгән

Салмыш килеш автомобиль белән идарә иткән 43 яшьлек ир-атка һәм улына руль артына утырырга рөхсәт иткән әнисенә штраф салганнар.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Минзәләдә яшәүчеләр исерек килеш автомобиль йөрткән өчен салынган штрафны түләгән. Бу хакта Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Салмыш килеш автомобиль белән идарә иткән өчен 43 яшьлек ир-атка штраф салганнар. Улына шундый хәлдә руль артына утырырга рөхсәт иткән әнисен дә шундый ук җаваплылыкка тартканнар. Хокук бозучылар штрафны түләмәгән.

Нәтиҗәдә, ир-атка карата закон таләпләрен үтәмәгән өчен эш ачканнар. Суд аны өч тәүлеккә кулга алырга, ә «Geely» машинасына арест салу турында карар чыгарган.

Суд карарыннан соң, ир-ат белән әнисе бурычларын тиз арада тулысынча түләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot