news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәләдә яшәүче Россиянең батутта сикерүчеләр командасы составында чыгыш ясый

Хәзер Ранил Казан шәһәрендә үтәчәк республика беренчелегенә, чемпионатка әзерләнә.

(Минзәлә, 13 ноябрь, "Татар-информ", "Минзәлә", Дильфас Галиев). Минзәләдә яшәүче Ранил Заһриев Россиянең батутта сикерүчеләр командасы составында чыгыш ясый. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

2017елның апрель аенда телевизордан беренче каналның “Лучше всех” тапшыруында ның батутта сикерү буенча балалар арасында иң оста икәнен күрсәткән иде.

Ранил Заһриев Кадрәк авылының көрәшче остасы Ирек Заһриевның улы. Ранил әле узган атна ахырында Россия беренчелегендә Белгород өлкәсенең Иске Оскол шәһәрендә үткән батутчыларның синхрон сикерү ярышында чыгыш ясап 2008-2009 елда туган малайлар арасында өченче урынны яулады.

Ул Ханты-Мансийск округы Мегион шәһәреннән килгән Рома исемле малай белән бергә чыгыш ясады. Рома ярышка чаклы Чаллы шәһәренә килеп Ранил белән 10 көн дәвамында тренировкаларга йөрде.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, ярым финалга 11 пар калган булган. Хәзер Ранил Казан шәһәрендә үтәчәк республика беренчелегенә, чемпионатка әзерләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100