news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәләдә яшәүче ир-атның алимент буенча ярты миллионнан артык бурычы җыелган

Ул ай саен кызына 10445 сум 50 тиен алимент акчасы түләргә тиеш.

(Минзәлә, 24 декабрь, "Татар-информ", "Минзәлә", Дильфас Галиев). Минзәләдә яшәүче ир-ат еллар дәвамында алимент түләми, аның барысы 13 ел дәвамында ярты миллион сумнан артык бурычы җыелган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Суд карары булуга карамастан,  ул 2005 елдан бирле алиментын түләми. Ул ай саен кызына 10445 сум 50 тиен алимент акчасы түләргә тиеш. 

Алимент түләмәүчене аулауда суд приставы җитәкчесе Гөлнар Хуҗагалиева, суд приставы башкаручысы Светлана Бахмина, Камил Хәлиуллин, Айбулат Марданов (икесе дә суд приставы), газета хәбәрчесе Дилфас Галиев катнашты.

Бу ир-ат алимент түләмичә качып йөрүне дәвам итә. Аның даими эш урыны да юк.

Ул алимент түләмәгән өчен РФ административ кодексының 5-35 матдасе нигезендә 5 тәүлек утырып та чыккан.  Саклап торып та тота алмагач, ул актны әнисенә бирделәр. Ир-ат бурычын түләмәсә, тагын административ җаваплылыкка тартылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100