news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәләдә яңа имам-мөхтәсиб билгеле булды

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин тәкъдим иткән Рәмзил хәзрәт бертавыштан сайланган.

Минзәләдә яңа имам-мөхтәсиб билгеле булды
dumrt.ru

(Казан, 15 март, "Татар-информ"). Кичә Минзәләнең имам-мөхтәсибе вазифаларын Минзәлә шәһәрендә имам-хатыйб булып эшләгән Рәмзил хәзрәт Садыйковка тапшырдылар. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итте.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин катнашында Минзәлә районы имамнарының җыелышында булган. Районның Үзәк мәчетендә узган чарада Рөстәм хәзрәт барлык имамнарны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләгән. Ул Минзәлә районында хезмәт куючы имам-хатыйбларга шәһадәтнамәләр тапшырган.

Минзәләнең имам-мөхтәсибе вазифасын вакытлыча башкарган Җәүдәт хәзрәт Хәррасов 2012-2019 елларда эшләнгән эшләргә йомгак ясаган, өммәткә хезмәт итү барышында теләктәшлек күрсәткән һәм кулга-кул тотынып эшләгән дин әһелләренә, мәхәллә халкына рәхмәт әйткән.

Хәзрәтнең күп еллар дәвамында Тукай районында имам-мөхтәсиб буларак та эшләвен исәпкә алып, җыелышта Минзәләнең имам-мөхтәсиб вазифаларын Минзәлә шәһәрендә имам-хатыйб булып эшләгән Рәмзил хәзрәт Садыйковка тапшырылды. Имамнарга мөфтинең беренче урынбасары тарафыннан тәкъдим ителгән Рәмзил хәзрәт бертавыштан сайланды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Җыелыш ахырында Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин авыл муллаларының дини сорауларына җавап бирде. Минзәлә районы башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев дин әһелләренә бердәм булып эшләү кирәклеген әйтеп узды һәм эшне оештыру буенча тәкъдимнәрен җиткерде. Бүгенге көндә Минзәлә мөхтәсибәтендә 23 мәчет халыкка хезмәт күрсәтә, дип яза Диния нәзарәте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100